КЛИЕНТ и. лат. 1) тар. Борынгы Римда хокук мөнәсәбәтләрендә үзенең яклаучысына-патронына бәйле булган ярымхокуклы граждан 2) Даими заказ биреп торучы зат, сатып алучы кеше. [Бай] моның белән генә тынычланмыйча, үзеннән бурычка товар алучы күптәнге клиентлары белән дә ачуланышты. М.Галәү 3) Нинди дә булса кәсәбә, сәүдә, кредит оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтелә торган кеше яки учреждение 4) Үз эшен алып баруны юриспруденция белгеченә тапшырган зат |