КЛЁШ и. фр. 1. Түбәнгә таба киңәеп киткән итәк яки балак өлгесе, тегелеше. Теләсәгез, чалбар балагының киңлеген киң клёшка хәтле киңәйтеп була. Л.Мөхәммәт 2. с. мәгъ. Шундый өлгедә тегелгән. Тулы клёш итәк дүрт кыектан торганда бик матур килеп чыга. Л.Мөхәммәт. Пычранмас өчен, джинсы чалбарының клёш балакларын кайтарып куярга туры килде. Д.Булатова |