КЛЕЁНКА и. рус 1. Махсус составлы җилем белән капланып, су үткәрмәслек итеп эшләнгән каты тукыма. Дәфтәрне, кеше-кара күрмәсен дип, клеёнка астына яшереп куйдылар. А.Гыйләҗев. Клеёнка күбесенчә китап тышлыгы, өстәл җәймәсе кебек әйберләр ясауга китә. Йорт эшләре 2. с. мәгъ. Шундый тукымадан эшләнгән. Полк писаре Бикләмишевка клеёнка папкага салынган кәгазьләр бирде. К.Нәҗми |