КЛЕ’ВЕР и. нем. бот. Кузаклылар семьялыгыннан чәчәкләре шарсыман формада булган, мал ашый торган үлән үсемлек; чалмабаш. Урта һәм субтропик поясларда клеверның 200 ләп төре, элекке Союзда 70 ләп төре үсә. Биология. Шәйдулла атларга мичкә белән су ташый, клевер чабып, төяп кайта. М.Мәһдиев. Ә алмагач, чия араларына клевер, вика чәчтем, түтәл араларына да клевер. Р.Төхфәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә