КЛАССЛЫ с. 1) Үз ишләре рәтендә башкалардан югары сыйфатлы булуы белән аерылып торган. Эшелон уртасындагы класслы вагоннан ике командир төшеп, станция начальнигы янына килделәр. Ш.Усманов. Югары класслы чуен

2) күч. Югары квалификациягә ия булган, хәзерлекле. Бу Рөстәм Яхин музыкасының югары зәвыклы, талантлы булуы белән дә, югары класслы башкаручы булуы белән дә бәйле иде. Г.Ахунов

3) сөйл. Үзендә билгеле санда класслары булган. Сигез класслы мәктәп



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә