КЛАССИФИКА’ЦИЯЛӘҮ ф. Классификация ясау, төркемләү, төркемнәргә аеру. Г.Ибраһимов проза әсәрләренә махсус бүлек багышлап, аларны классификацияләү --- аларның эчтәлеген ачу җәһәтеннән җитди уңышларга ирешә. XX йөз башы татар әдәбияты. Кара туфракларны ясалышы, үзлекләре һәм механик составы нигезендә классификацияләү. Туфрак белеме. Элементар кисәкчекләрне зурлыклары нигезендә классификацияләү. Классификацияләү алымнары. Минералларны классификацияләү Классификацияләп алу Тиз арада классификацияләү Классификацияләп кую Классификацияләп, әзер хәлгә китерү Классификацияләп тору Даими яки регуляр рәвештә классификацияләү. Туплана торган материалны һәр атна классифицияләп тору Классификацияләп чыгу Барсын да классификацияләү. Ул хатларны башта классификацияләп чыгасың. Р.Миңнуллин |