КЛАССИФИКА’ЦИЯ и. лат. 1) Төрдәш предметларны, күренешләрне яки төшенчәләрне аерым бер билгесе буенча классларга, бүлекләргә, бүлекчәләргә аеру, бүлү системасы. В.Р.Вильямс классификациясенең нигезе итеп бербөтен бер туфрак ясалу процессын ала. А.Фаткуллин. Чәчәкле үсемлекләр классификациясе. Дөнья телләре классификациясе. Классификация ысуллары 2) к. классификацияләү. Туфрак классификациясе, беренчедән, туфракның географик таралу тәртибен, икенчедән, аның генезисын, физик-химик, биологик сыйфатын һәм җитештерү сыйфатын күрсәтергә тиеш. Җир һәм туфрак |