КЛАССИК II с. лат. 1) Классиклар I (1 мәгъ.) тарафыннан иҗат ителгән; үрнәк булып танылган. Студия классик операларның тулы пәрдәләре, аерым өзекләре өстендә эшләүне планга кертте. М.Җәлил. Классик комедия үрнәкләрен биргән Г.Камал әсәрләрендә Кариевның беренче чорга караган иҗат йөзе, --- типлар, алымнар аеруча чагылыш таба. Һ.Мәхмүтов. Шагыйрь [Ф.Кәрим] халык лирикасы, классик поэзия аша --- рухи дөньяны «тышка чыгарып» сынландыруга ирешә. Т.Галиуллин

2) Атаклы, үрнәк булырлык, үрнәк булып торган. Тукай тормышын өйрәнгәндә үк, Ибраһим классик әдип турында күп нәрсә белгән иде. Р.Нуруллина. Классик укытучылар – болар гел кеше баласын тәрбияләү турында гына сөйләшәләр, болар үз бәхетләре турында уйламыйлар да. М.Мәһдиев

3) Борынгы грек һәм латин телләрен һәм әдәбиятларын өйрәнү белән характерлана торган. Классик гимназия белемле, бик грамоталы егетнең квалификациясе заманы өчен җитеп ашкан булса да, көнчеләрнең казынулары аркасында --- урыныннан куалар. Р.Әмирхан

4) Борынгы грек һәм римнар дөньясына караган. Классик телләр

5) күч. Бик характерлы, үзенчәлекле, типик. Бу билгеләрнең кайсысы Күсия ханымда өстенлек ала торгандыр, әмма барысын бергә җыйгач, әлеге комсызлык дигән нәрсәнең Күсия ханым йөзендә без классик үрнәген күрәбез. Ә.Еники. --- Хәмзә бай, Сираҗетдин, Әхмәтҗан кебек фанатик типларын сәхнәдә гәүдәләндерү өчен, К.Тинчурин әйткән ысулны куллану Кариев иҗатында классик мисал булып тора. Һ.Мәхмүтов. Жанр ягыннан «Тирән тамырлар» романы – детектив әсәрнең классик үрнәге. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә