КЛА’ССИК I и. фр. 1) Гомумхалык тарафыннан киң танылган, үрнәк булырлык әдәбият, сәнгать яисә фән эшлеклесе. [Г.Камал] Октябрьдән соң да әдәби тәрҗемәчелек эшен дәвам иттереп, рус һәм Көнбатыш классикларының күп кенә әсәрләрен татарчага күчерде. М.Гали. Татарның миллионерларыннан берсе, Уралдагы алтын приисклары хуҗасы Закир Рәмиев (ул ук татар әдәбиятының классиклары җөмләсенә кергән күренекле шагыйрь Дәрдемәнд), шушы Җиргән авылында туган. М.Әмир

2) Борынгы грек һәм латин телләре әдәбияты буенча белгеч

3) Сәнгатьтә классицизм тарафдары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә