КЛАСС и. лат. 1. 1) Нинди дә булса уртак үзлеге, үзенчәлеге белән берләштерелгән предметлар, тикшерү яки өйрәнү объектлары төркеме

2) биол. Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы бүленешендә иң югары систематик категорияләрнең берсе. Чәчәкле үсемлекләрнең иң зур төркемнәре булып класслар санала. Ботаника. Табигатьтә хайваннарның якын торган, охшаш семьялыкларын отрядка, отрядны – класска, классларны типка берләштерәләр. Имезүчеләр классы хордалылар тибы составына керә. Биология

3) Социаль-экономик хәлләре, дөньяга карашлары, культура дәрәҗәләре буенча бериш кешеләр төркеме; сыйныф. Монда халык бер-беренә каршы ике класска нык аерылышып җиткән. Г.Ибраһимов

4) Берәр нисбәттән беришле яисә бер җәһәттән каралган нәрсәләр бүленешенең бүтәннәр белән тиң бер бүлеме. Хисаплау машиналары класслары. Минерал класслары. Миноносецлар классы

5) Иерархик бүленештә беренче, икенче, өченче һ.б. яисә югары, урта, түбән дип, кыйммәте һәм башка сыйфатлары буенча бериш нәрсәләрнең төркемнәрен билгеләгән сыйфат күрсәткече; разряд. Беренче, икенче класс дип авыз ачасы да түгел: ике-өч көн элек сатылып беткән; өченче классына да чак эләкте: соңгы ике билетны мин алдым. Х.Сарьян. Ханым, палубаны ташлап, беренче классның салонына килеп керде. Ә.Еники. Бетонның ныклык буенча класслар шкаласы бетонның кысуга ныклыгы буенча элек кулланыла торган маркалар шкаласына туры килми. Төзү материаллары

6) Мәктәп курсында бер баскыч. Ул вакытта беркадәр реформалашкан мәдрәсәләрдә класска бүлү тәртибе менә шулай була торган иде: өч класс ибтидаи (башлангыч), дүрт класс рөшди (урта), өч класс уртадан югары – игъдади. З.Бәшири. Өлкән класстагылар гына беркадәр читтә, дәрәҗәләрен саклап, акыллы сүз сөйләшә иделәр. Г.Әпсәләмов. Залга өлкән класс укучылары кергәндә, түбән һәм уртанчы класслар инде рәт-рәт булып басканнар иде. Җ.Тәрҗеман

7) Бер бүлмәдә укучы яки бер фәнне үтүче балалар төркеме. Класста җиде малай – барысы да Николай исемле, шуңа күрә аларның һәркайсының кушаматы бар иде. Җ.Тәрҗеман. Бер үк вакытта музыка мәктәбенең фортепиано классын гел «бишле»гә тәмамлый. Кызыл таң

8) Мәктәптә дәрес укытыла торган бүлмә, дәрес бүлмәсе. Ибраһимов, тагын берсе кулын күтәрмәс микән дип, класс буйлап узды. Җ.Тәрҗеман. Компьютер классы менә дигән: быел гына 11 компьютер кайтарылган, ә кәнәфиләрне үзләре эшләп тапкан акчага алганнар. Ватаным Татарстан

9) сөйл. Нинди дә булса бер өлкәдә, эштә осталык, һөнәрнең югары сыйфаты. Самолёт белән идарә итүдә югары класс күрсәтү

10) Нәрсәнең дә булса урынын билгели торган сыйфат, дәрәҗә үлчәве. Бетонның ныклык буенча класслар шкаласы

2. ы. мәгъ. Шәп, әйбәт. [Мостафа Ногман:] Карале, ыслушай. Кичә без Рөстәм Яхин белән бер романс иҗат иттек. Ну малай, класс инде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә