КЛА’ПАН и. нем. 1) тех. Нинди дә булса механизмда пар, газ, сыеклык һ.б. үтә торган каналны каплау өчен махсус япкыч, каплавыч. [Насостагы] дүрт чуен клапанның берсе яртылаш сынып төшкән. Ш.Камал

2) Тынлы музыка коралларында уйнаганда һава агымының юнәлеш һәм көчен кирәгенчә җайга салу өчен кечкенә капкач

3) анат. Куыш органның ниндидер юлны, тишекне томалый торган өлеше. Һәр йөрәгалды белән карынчык тоташкан урында капкач рәвешендәге клапаннар бар. Анатомия



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә