КЛАКСОН и. ингл. тех. Транспорт чараларында тавыш сигналы бирә торган җайланманың һәм шундый сигналның элекке исеме. Җәлил һәм беренче машинадагы Ибраһим бер-берсен сәламләп клаксонга бастылар, югары, кискен ике тавыш бергә кушылып, ерактагы тауларда кайтаваз булып яңгырады. Р.Мирхәйдәров. Урамнан извозчиклар, барабызлар, ара-тирә автомобильләр клаксоннарын кычкыртып уза. Р.Батулла |