КЛА’ВИША и. лат. кит. к. клавиш. Мансур клавишаларга ун бармагы белән тагын да ярсыбрак бәрә башлый. Г.Әпсәләмов. Бәлки, композиторларга да, вакыт-вакыт бармакларын клавишалардан алып, --- музыкабыз турында мәкаләләр, очерклар язарга кирәктер?.. Җ.Фәйзи. Укытучы хатын зәңгәр бармаклары белән пианино клавишаларына баса да шулай җырлый. М.Мәһдив



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә