КЛА’ВИШ и. лат. муз. 1) Уен коралында бармак белән басу өчен төймә, пластинка. Мөнирә рояль янына килде һәм --- клавишлардан озын бармакларын йөгертеп үтте. Г.Әпсәләмов. Гайднның гүзәл һәм бай сонатасын гүя --- клавесин янында утырган кыз үзе уйнамады, бәлки уйнау техникасын үзләштергән бармаклары гына клавишлар өстендә йөрде. Җ.Тәрҗеман. Менә аның озын, нечкә, хәтта нәфис бармаклары сары клавишлар буйлап йөгерәләр. А.Тимергалин

2) Ниндидер механизмнарны хәрәкәткә китерү яки мәгълүмат кертү өчен, бармак белән баса торган төймә, пластинка. Түгәрәк шкала тирәсендә күпсанлы ваграк приборлар, аскы якта төрле кнопкалар һәм клавишлар. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә