КЛАВИАТУ’РА и. ит. муз. 1) Клавишлы музыка коралларында клавишлар җыелмасы. Аккордеон клавиатурасы. Фортепиано клавиатурасы

2) Төрле җайланмаларда барлык клавишлар җыелмасы. Йозакны ачу өчен, кулда ачкыч яки отмычка булу гына җитми; бәлки йозак механизмының клавиатурасы кайсы номерга яисә кайсы хәрефкә куелырга тиеш икәнен белергә кирәк. Ш.Усманов. Компьютер клавиатурасы. Язу машинкасы клавиатурасы. Калькулятор клавиатурасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә