КЛАВЕСИ’Н и. фр. муз. Фортепианога охшаган клавишлы-кыллы музыка уен коралы. Яковкиннар квартирасында кемнеңдер клавесинда уйнаганы ишетелде. Җ.Тәрҗеман. Анна шунда ук утырган җиреннән торып, клавесин янына килде һәм бер дә ялындырмыйча уйнарга кереште. Казан утлары |