КИЯҮЛЕК с. 1. Кияүгә дип билгеләнгән, кияүгә дип алынган. Кияүлек бүләк 2. и. мәгъ. Кияү булу. [Искәндәр:] Малайга кызыбызны бирергә күнгән булып, тик безгә кияүлеккә лаек булу һәм халык арасында йөзебезне аклау өчен дип, Казанга барып ике ел укып кайтуын шарт иттек. М.Фәйзи. Кияүлек вакытлары үтеп барган саен, Сәгыйдә мулласын ярата башлады. Г.Исхакый |