КИЯҮЛӘ’Ү ф. этн. 1) Туйга кадәр ярәшелгән кыз янына барып йөрү. Ак иделләрнең буенда Ак күгәрчен йөри җәяүләп. Син җаныйны алыр булсам, Өч ел йөрер идем кияүләп. Җыр. Җәй буе кияүләп, көз җитә башлагач та, Сәгыйдә хәзрәтеннән атна-ун көн аерылып торуларның авырлыгын бик нык сизенә башлады. Г.Исхакый. Бу аның соңгы кияүләве иде, атна-ун көннән киленнәр төшерү башланачак. Г.Ибраһимов 2) Хөрмәт күрсәтү, хөрмәтләү. --- бу сүзләр Хафиз байның бәгырен соңгы кисәгенә кадәр телгәләде. Ул мөртәтне ничек кияүләсен, ди, инде ул, кеше алларында нинди йөз белән күренсен икән инде. Ф.Яхин Кияүләп йөрү Кияүләү (1 мәгъ.) гамәлен башкару; кияүләү гамәлендә булу. Бу юлы инде кияүләп йөрисе түгел иде: хәзрәтне чәйгә алып киләсе дә күз алдында никах кына укытасы. М.Мәһдиев. Озакламыйча, Шакир «колхоз йомышы белән барам» дип, айлар буе кияүләп йөргән яшь кәләшен алып та кайтты. Р.Төхфәтуллин Кияүләп яту к. кияүләп йөрү. Туйлар шаулап уза, яшь мәзин кияүләп ята башлый. И.Нуруллин |