КИЯ’Ү КАМЧЫСЫ и. бот. Иренчәчәклеләр семьялыгыннан дүрткырлы озын сабагы ашарга яраклы, ал яки зәңгәр чәчәкле үлән үсемлек; русчасы: зопник клубненосный. --- Бәдретдин әйтә, моны башкортларда «кияү камчысы» дип йөртәләр, ди, чөнки очындагы менә шушы бөреләре зәңгәр чәчәк булып ачылгач, ул чынлап та чуклы камчыга охшап китә, ди. Ә.Еники. Юл читендә зәңгәр тубал булып кияү камчылары, зәңгәр күзләр, аклы-сарылы яулык бөркәнгән ромашкалар кала. А.Гыйләҗев |