КИЯ’Ү ЕГЕТЕ и. этн. Кияүнең туй вакытында янында йөргән дус егете; русчасы: шафер, дружка. Кияү ишек бавын тартып җибәрде. --- өйгә зур толыплы, кама читле бүрекле таза бер егет керде, аның белән бергә үк кияү егете, тагы берничә ир, берничә яшүсмер керде. Г.Ибраһимов. Гадәттә кияүне кияү егетләре алып килә. Г.Бәширов. Алдан – баш кияү егете, аңа тотынганы – кияү үзе, калганнары кияү егетләре. Шулай тезелешкәч, алар келәт ишегенә килделәр. Ә.Еники |