КИЯ’Ү и. 1) Туй йоласында: өйләнеп йөргән егет, ир кеше. Моның мәгънәсе шунда чыкты: гадәттә кияү үзенең аталары, кодалары белән бергә аерым чанада туйга килә дә, никах укылганчы, өндәүченең йортында берничә сәгать вакыт үткәрә. Г.Ибраһимов

2) Барча нәсел-ырудагы өлкәннәр өчен: берәр туган тиешле хатынның ире. [Хатыны – иренә:] Кияүне тынычлыкта калдыр, күзенә күренеп йөрисе булма! Ә.Еники. Әмма һәрбер баш миендә бер генә сорау бар иде: «Кияү» – ул кем? Ул нинди? Безнең авылның сугыштан соңгы беренче кияве ул – кем? М.Мәһдиев

3) Атау һәм эндәшү сүзе буларак, ата һәм ана өчен кызның ире. Картайдым инде, кияү, юклык изде. Һ.Такташ

Кияүгә бирү Йола буенча, кызны егет белән кавыштырып, ирле итү. Кияүгә бару к. кияүгә чыгу. Юк, кая ди ул үз теләкләре белән кияүгә бару, хәтта дөнья йөзен бер күрергә зарыгып яшәгәннәр. Ф.Яхин. Кияүгә китү к. кияүгә чыгу. Кияүгә чыгу Кемнең дә булса хатыны булу, ир белән яши башлау. [Кодачадан] «Ә син кайчан кияүгә чыгасың?» – дип сорыйсым килде минем, ләкин тыелып калдым. «Әдәпсез», – дияр, гәрчә бөтен кайгысы кияүгә чыгу булса да. Ә.Еники. Тора-бара апалары кияүгә чыга башладылар, җизниләр килде, бүләкләр килде, кодалар булды. А.Гыйләҗев. Көннәрнең берендә Зөлхәбирә күрше Масра егетенә кияүгә чыккан дигән хәбәр таралды. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә