КИЯЛЕК и. 1) Кия китерә, рәнҗетә торган нәрсә

2) сөйл. к. кия (1 мәгъ.)

3) Афәт, бәла-каза, зыян, зарар. [Күрәзәче – Яңгурага:] Бөтен кыпчак, Болгар йортына киялек китердең. Н.Исәнбәт. [Дилә:] – Ә син тоттың да Себер баена ияреп китеп бардың. Баедыңмы соң? – Баедым. Байлыгымны төяп, Казанга кайттым, шуның киялеген күрәм хәзер. Сөембикә

Киялеге килер (килмәсен) 1) Кем дә булса артык рәнҗер дип, аңа ташлама ясаганда әйтелә торган сүз; 2) Икенче бер предметның яки күренешнең начар тәэсиренә эләгеп, шуннан зарар, зыян күрү; 3) «Монысыннан канәгать булмасаң, моннан да начаррагына тап булырсың» мәгънәсендә кулланыла. Гыйбаш абзый туктап калды: – Сукранма, Бәшир абзый, киялеге килер, – диде. – Өлешеңә чыккан көмешең. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә