КИЮ ф. 1) Гәүдәнең берәр өлешен кием белән каплау. Хөсәен --- озын казаки кими, бәлки, озынрак кына, татар киемчесе теккән пиджак киеп йөри. Ф.Әмирхан. Бусы да аның --- нәрсәнең кайда килешкәнен белә. Кияргә ашыкмый зат нәрсәне. Туемда кияргә торсын дип саклый. Ф.Хөсни. --- аякларында ботинка, ботинка өстеннән тагы галош кияләр; аларның хәтта кич ятканда кия торган эчке күлмәкләренә хәтле бар иде. Х.Сарьян 2) Берәр әйберне эләктереп яки тагып, үзеңә беркетеп кую. Фәхрисламның кәеф гадәттән тыш яхшы, шул уңайдан ул Ленар кыставы аркасында гына шәһәргә барып, мәҗбүри диярлек куйдырткан яңа теш казнасын да кигән иде. Ул аны ике генә очракта кия: өйгә кунак килгәндә һәм улы Ленар янына барганда. М.Мәһдиев. Судья күзлеген киеп бер кайнешкә, бер фоторәсемгә карады. З.Мәхмүди 3) күч. Өсте нәрсә белән дә булса каплану, күмелү (гадәттә яфрак, чәчәкләр белән – үсемлекләр, җир тур.). Йомшак нурлар сибә-сибә килә май. Яшел киемнәрен кия киң тугай. Ә.Ерикәй Киеп алу Тиз арада кию. Габдуллага бу сөенеч өстенә сөенеч булды, ул яңа киемнәрен киеп алды. --- Сапый абзый, киез итекләрен салганнан соң, читекләрен киеп алды. Ә.Фәйзи Киеп кую к. киеп алу Киеп тору Гел кию; хәзер кию процессында булу Кия башлау Кияргә керешү. Инде ул ыштаннарны Америка, Ауропа илләрендә кия башладылар. Р.Батулла. Шуннан соң, бик озак чирләп ятканнан соң әле яңа гына аягына басып килә торган сырхау кебек, ниндидер бер авырлык, кыенлык белән яңадан чемоданына иелде, аны аска этеп куйды һәм шулай ук авыр хәрәкәтләнеп, әкрен генә, сүзсез генә костюмын кия башлады. Н.Фәттах |