КИШТӘ II и. диал. 1) Юан булмаган озын агач, колга. [Хәерниса] аулак өйгә гармоньлы егет кертте. Бер керткәндә, бик әрсезләнә башлагач, егетне югары киштәгә аягыннан асып куеп, мәсхәрә кылу көлкесен ул башлады. Г.Ибраһимов. Печән кибәне салу ул болай. Аласың шоп-шома бер киштә. Гадәттә ул ак чыршы киштәсе була. М.Мәһдиев 2) Түбә сыртыннан почмак ясап, йорт стенасына утыртып куела торган түбә терәге; бәпкә, кайчы. Аннары карындыкка төреп бәпкә киштәсенә эленеп сакланган каз түшкәсен Сабантуй көнне чормадан аласы. М.Мәһдиев. Давыл бәпкә-киштәләрне чыгырдатты, өй түрендәге топольнең ботакларын сындырып күккә каерды. Казан утлары 3) Кышын адашмас өчен, юлның ике ягына утыртылган агачлар; маяк 4) диал. Кипкән печәнне җыеп ясаган тезем 5) диал. к. күбә I 6) диал. Бишек сиртмәсе, силә |