КИШТӘ I и. 1) Савыт-саба, китап һ.б.ш. әйберләр кую өчен, стенага беркетеп, тактадан эшләнгән җайланма, шүрлек. Икмәкләрне, абыстай кушуы буенча, киштәгә илтеп куйганнан соң, Зөһрә апа әлеге бер тиенне абыстайның кулына илтеп төртте. Ә.Фәйзи. Кичке кояшның сүрән нуры кыйгачлап Коля бүлмәсенә төшкәндә, әлеге иске китаплар киштәдә тезелеп тора иде инде. Җ.Тәрҗеман. Шкаф киштәләрендә шыгрым тулы күн тышлы фолиант китаплар. М.Юныс

2) Тимер юл вагонында әйберләр кую һәм йоклау өчен урын; сәндерә. Вагонның киштә такталарыннан чи нарат чәере исе килеп тора. Ш.Усманов. Купега әйләнеп кердем, өске киштәгә менеп яттым да йокыга талдым. Казан утлары. Ә без Чайрушин белән югарыга, үзебезнең киштәләргә үрмәләдек. Г.Ахунов

3) күч. Кемнәр, нинди кешеләр рәтендә, арасында саналу турында; даирә. Иҗатларын таныган тәкъдирдә дә, җибәргән хаталары өчен, К.Тинчурин, Г.Камалларга да зыялылар киштәсендә урын табылмый. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә