КИШЕР и. фар. 1. 1) Чатырчәчәклеләр семьялыгыннан яфраклары каурыйсыман телгәләнгән, кызгылт сары төстәге озынча юан тамыры булган бакча үсемлеге. Югары очлар кишер чәчә, кыяр утырта, кара яздан парник ясап, тирес ташып чиләнәләр. А.Гыйләҗев. Чөнки яхшы белә: яшь председательнең үз бакчасында әлегә чөгендер дә, кишер дә, кыяр да, кабак та үстерелә. М.Мәһдиев 2) Ашамлык әйбере буларак, шул үсемлекнең итләч тамыр өлеше. Менә зәңгәр сырмалар кигән Карадуган малайлары – һәммәсе кишер ашый. М.Мәһдиев. Әхмәт көз көне аннан ярты капчык кишер, алты баш кәбестә алып кайткан иде. Ш.Камал 2. с. мәгъ. сөйл. Шул үсемлекнең тамыр өлеше төсендәге. Кишер сары |