КИШӘРЛЕК и. 1) Эшкәртү (сөрү, чәчү, уру, чабу, утау һ.б.) өчен бүлеп алынган җир мәйданчыгы. Сәфәргалин --- буш урындагы өй-баз чокырларын бульдозер белән тигезләтте; койма белән әйләндереп алып, бөтен кишәрлеккә каен аралаш яшь чыршы күчереп утырттырды. А.Гыйләҗев. Ә инде кишәрлекне җыеп бетереп әбәткә тукталгач, андыйлар: «Чәй! Чәй!» – дип, иң алдан йөгереп килеп җиттеләр. Ф.Хөсни. Ике кишәрлек чамасы утагач, төшке ашка кайтып киттек. Г.Толымбай

2) Кыр эшләре эшләгәндә, бер кеше алып барырга тиешле җир участогы; алын. Олыларның сөйләшүеннән Габдулла шуны белде: басуда Сабираның кишәрлеге җир уртасына туры килгән икән. Ә.Фәйзи

3) Ниндидер максат (төзелеш, хуҗалык алып бару һ.б.ш.) өчен билгеләнгән җир мәйданы. Казан шәһәре социаль яклау бүлекләре биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә җир кишәрлеге алырга күп балалы 3771 гаилә чиратта тора. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә