КИЧҮ III ф. иск. 1) Гафу итү, кичерү. Булса сезнең күңелегездә Әз генә шәфкать әгәр, – Кичегез! Һ.Такташ. [Муса:] – Гафифә, җаным! Мин бит сине җәберләдем, хаксызга рәнҗеттем, мин залим булдым… бер юлга кич, җаным, – диде. Ш.Камал

2) Баш тарту, ваз кичү. Дөньяда булган башка матурлардан Күз йомып, барчасыннан инде кичтем. М.Гафури. Дөнья малыннан кичү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә