КИЧҮ II и. 1) Суның җәяүләп яки ат белән үтәрлек сай урыны; елга үткеле. Кичү бирмәс елга юк, батыр җиңмәс дошман юк. Мәкаль. Утын төягән йөк белән котырып аккан кичү аркылы чыгып кара син. М.Әмир. Кичүдә машиналар хәрәкәте көчәйде. Ш.Рәкыйпов

2) Елга аша икенче ярга чыгару өчен махсус җиһазландырылган урын. Татарстан территориясендә тарихтан билгеле булган кичүләрдән Кама елгасында Саескан тавы кичүен һәм олуг кенәз Иванга язылган ярлыктан мәгълүм Чаллы кичүен күрсәтергә мөмкин. А.Тимергалин. Сәгать унберләрдә без Агыйдел кичүенә барып җиттек. Х.Сарьян. Инде мине дә юл өзегендә, мең газап чигеп, кичүләрдә батып үлә язып, Казан тикле җиргә килергә мәҗбүр иттегез. Җ.Тәрҗеман

3) Зур елгаларда мал эчәргә төшә торган сай урын; русчасы: водопой

4) Елга яки күл кырыенда басып су алыр һәм керләр чайкар өчен салынган кечкенә басма

5) Урам аша җәяүлеләр чыгар өчен эшләнгән үтеп йөрү урыны. Каршыда урам аша җәяүлеләр чыгар өчен эшләнгән тамгалы кичү. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә