КИЧҮ I ф. 1) Елганың бер ягыннан икенче ягына су аркылы чыгу. Идел кичтем, дәрья гиздем, Җыйдым камыш тугайлардан, сазлыктан. Г.Зәйнашева. Озын сал, уралып барып, кинәт борылышны кичәм дигәндә, моңа каршы --- ак пароход килгәне күренде. Г.Ибраһимов. Үттек утлы давылларны, Кичтек зур елгаларны. Ә.Ерикәй 2) Билгеле бер урын аша үтү, узу (ара, ераклык, ил чиге һ.б.). Лизалар тора торган дачага бару өчен, татарлар күбрәк яши торган берничә урамнарны кичеп, шәһәр янындагы бер кырга чыгарга кирәк иде. Ф.Әмирхан. Безнең гимназиягә белем алырга Россиянең төрле почмакларыннан киләләр. Ат йөри алмаган җирне дөяләр белән кичәләр. Җ.Тәрҗеман. Барам, Сания! Кара-Ком чүлен җәяү кичәсе булса да, барыбер китәм! Г.Бәширов 3) Нәрсә дә булса кичерү, баштан үткәрү (берәр төрле кыенлык, шатлык һ.б.ш.). – Җәмәгать, монда хезмәткәрләре, – дип, сүзгә кушылды Туран Рыскулов. – Ерак барасы юк, үз башымнан кичкәнгә әйтәм. Р.Мөхәммәдиев. Җил-яңгырлы пычрак юллары, чебен-черки газаплаган төннәре --- – барысы да баштан кичә. М.Госманов 4) Вакытны, тормышны, гомерне һ.б. яшәп уздыру. Шуны әйтергә телим: без, бәлки, уза да алмабыз ул күпер аша. Ә халкыбыз ул күперне иртәме-соңмы бер кичәргә тиештер бит?! Р.Мөхәммәдиев. Аның да тол калып яшәгән еллары ирле гомер кичкән чагы белән инде тигезләшеп килә. Сөембикә. Тынычлык менә шундый була икән… Сугыш кичмәгән булсаң, шушы матурлыкны күрә белер идең микән? М.Мәһдиев 5) Үтү, узу (вакыт аралыгы, гомер һ.б.ш.). Гасырлар кичте китте… кичте еллар! Нәбиләр, падишаһлар сөрде дәүран… Дәрдемәнд. Көн артыннан көн кичеп, гомерең эш белән, мәшәкать белән чабып кына үткән бер заманда кеше язмышын каян белеп бетермәк кирәк! Х.Сарьян. Күр, гомере ничек кичә Иртәләр җитте исә... Х.Туфан 6) Билгеле бер араны, аралыкны йөреп чыгу, гизү. Бөек Уралның таулары арасында зур күлләр буена салынган заводларны, шахталарны кичтем. Г.Ибраһимов 7) Күчеп китү, китеп бару, үтеп китү. Кәрван кичәр – ут калыр, Халык кичәр – йорт калыр. Мәкаль 8) Үтү, бетү (ниндидер хәл, авырлык һ.б.ш.). Хәзрәт, Сөннәтче бабайны юатып: «Иншалла, кичәр, суык тигәндер», – дисә дә, күңеленнән, чыннан да, куркып китте. Г.Исхакый. Гомерләрдер күчеп кәрван вә кәрван, Килеп кичте җиһандин канча илләр!.. Дәрдемәнд. Тиздән бабам үзе дә бу дөньядан кичте шулай итеп моңын йөрәгемә салды да көен үзе белән мәңгегә алып китте. Х.Сарьян 9) сир. к. кичерү (2 мәгъ.). Сез килегез, якын дус итеп, Күп кайгылар кичкән анага. М.Җәлил 10) күч. Кыска вакытка хәтергә килү, искә төшү. Мәҗлес шундук тынып калды. Кемгәдер яшьлеге кайтты, кемнеңдер заяга узган гомере күз алдыннан кичте. Ә.Еники |