КИЧТӘН рәв. 1) Кич белән, кичен. Йокла, балам, йом күзең --- Кичтән йокың кала да, Егълап үтә көндезең. Г.Тукай

2) Кичә кич белән, узган кич. --- Морҗа ачып, мичен якты. Ярый утыны кичтән кертелгән иде. Г.Ибраһимов. Ата-аналар балаларын аңа ияртеп җибәрергә тырышалар һәм кичтән белешеп тә куялар иде. М.Мәһдиев. Кайтуны шулай кичтән хәл иттек тә, таңнан торып, мин билетка киттем. Х.Сарьян

3) Кичке вакытта ук, кич җитү белән. – Кичтән үк килеп җит. – Ә гимназиядән ничек чыгарга? Тышкы ишекне кичтән бикләп куялар. Җ.Тәрҗеман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә