КИЧЛЕК с. 1) Кичкә, кич вакытына җитәрлек, бер кичкә исәпләнгән. Бер кичлек аш. Бер кичлек эш

2) Бер кич (төн) куна торган. Һичбер иманы, принцибы булмаган, --- җае туры килгәндә бер кичлек хатыннар белән кәеф-сафа корудан ары узмаган бу шакшы мәхлукны --- Яңгура үз юлыннан бөтенләй алып ташларга булды. Г.Әпсәләмов

Кичлеге юк Кичке аштан соң озак утыра алмау (йокы басу тур.)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә