КИЧЛӘ’Ү ф. 1) Кич җитү, кич якынлашу. Һава тып-тын, көн яхшук кына кичләде. С.Рәмиев. Тик хөр күңелле иң ихлас адәм дә үз ихтыярында гына яши алмый. Еш кына аныңча туган көн аныңча кичләми, аныңча башланган гомер аныңча очланмый. М.Кәрим

2) иск. Кайда да булса кич һәм төн уздыру, куну. Фирдәвес күк, шул атауда алар кичли. Аң. Таһир мескен Зөһрә өчен Зинданнарда кичләгән; Башын кисәм дисәләр дә, Вәгъдәсеннән кичмәгән. Җыр

Кичләп китү Кинәттән кичләү. Мәшәкатькә чумып, көн кичләп киткәнен сизмирәк тә калды хатын. М.Кәрим

Кичләп тору Хәзерге вакытта кичләү; берникадәр вакыт кичләү. Килгән кунак бездә кичләп торырга уйлый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә