КИЧКЕ с. 1. 1) Кич (1 мәгъ.) була торган, кич вакытындагы, көн азагындагы. Кичке азан! Кичке азан! Моңнар, уйлар килә синнән. Г.Тукай. Ул, башыннан эшләпәсен алып, йөзен кичке тау җиленә куеп, күзләрен дым каплаганчы, чиксез киңлекләргә карап торды. Ә.Еники. Кичке эңгердә бу очрашу бер сәгатьләр чамасыннан артмады. А.Расих

2) Кич белән эшли, хәрәкәт итә, чыга торган һ.б.ш. Син бүген кичке поезд белән китәрсең. Һ.Такташ. Гайнан, һаман да өметен өзәсе килмичә: – Кичке почта килгәндер бит инде? – диде. Г.Бәширов. [Сабир] кичке мәктәптә йөреп урта белем алды. Казан утлары

3) Кичәләрдә, кичке мәҗлесләрдә кию өчен билгеләнгән. Арттагы машинадан алтын күзлекле бер ир белән урта яшьләрдәге бер ханым төште. Хатынның өстендә кичке күлмәк. Г.Әпсәләмов. [Сәгыйдә] Ашыга-ашыга үзенең кичке күлмәген алыштырды. Г.Исхакый

2. и. мәгъ. к. кичке аш. [Андриан:] Их, үлеп ашыйсы килә. Кичкегә әнкәй нәрсә әзерләде икән? Ботка белән әйрәндер әле. К.Латыйпов. Дөрес, вакыты бик үк уңайлы түгел иде түгелен: төшке ашны инде ашадылар, ә кичкесенә шактый ерак иде әле. Г.Шәрипова

Кичке күздә Кич караңгы төшкән арада, эңгер-меңгернең күз күрер вакытында. Мәрфуганы кичке күздә уенга чыкканда гына күреп калдым. Н.Исәнбәт. Кичке як Төштән соңгы, кичкә таба барган вакыт. Кичке якта гына печән кабартырга куштылар. Ш.Маннур. Приказчиклар кичке якта, балыкны ярты бәясенә булса да сатарга тырышып, урамнан узучыларга товарларын мактыйлар. Җ.Тәрҗеман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә