КИЧКӘ рәв. Кич вакытындарак, кич белән, киченрәк, көн азагындарак. Кичкә, көтүләр кайтыр вакытка, инде бу кечкенә өйнең кыегы утыртылды. Г.Ибраһимов. Төгәл һәм җентекле хәбәрне кичкә табарак Сәхиб солдат алып кайтты. Ә.Фәйзи. Зөһрәбану, агач сандык өстенә капланып, кичкә кадәр үкседе. А.Гыйләҗев ◊Кичкә каршы к. кичкә таба(н) --- Һава саф, бөтен дөньяны кичкә каршы гына була торган бер рәхәт тынлык чолгый. Г.Ибраһимов. Кичкә таба(н) Кич якынлашып килгәндә, кичкырын. Һәм алар карт белән шулай килештеләр дә: иртәгә кичкә табан адвокат йортын барып карарга булдылар. Ә.Еники. Кичкә таба бер аксыл болыт коеп явып китте. Г.Галиев |