КИЧ-ИРТӘН рәв. Кичен һәм иртән; кичен дә, иртән дә. Күңелем эзли сине кич-иртән, Мин сине көтәм, көтәм, көтәм. Ә.Ерикәй. Син киләсе юлдан күзем алмый, Сине көтәм, иркәм, кич-иртән. С.Хәким. Йолдызларның кинәт атылуы Тынгы бирми миңа кич-иртән. Р.Низамиев |