КИЧЕРҮ II ф. 1) Бәхилләү, гафу итү. Рәнҗетелгән яшьлек, Уртак сөю-хисләр Кичермәсләр безне, кичермәсләр. Җыр. Син аңардан барып гозер үтен, аягына егыл, ул сине кичерер. К.Насыйри. Әниләре Таибә абыстай килененең иренә баш бөкмичә шундый зур эшкә аяк чалуын һич аңларга да, кичерергә дә теләмәде. Ә.Еники 2) Гөнаһларын йолу, ярлыкау. Ул бик озак дога кылып: «Ярабби, карчыгымны гафу ит, гөнаһларыны кичер!» – дип, йөзене сыйпады. Г.Исхакый. – Ходай үзе күрә, бер кичермәсә, бер кичерер, – ди, – син миңа шул күрәзә карчыкның кайда торганын ипләп өйрәт, – ди. Г.Ибраһимов 3) сөйл. Исәптән чыгару, чигерү Кичереп бару Даими яки регуляр рәвештә кичерү. Үзеннән он, бәрәңге, ипи, крәчин алып торган кешеләрнең әҗәтләрен, әгәр мохтаҗлык аркасында вакытында түли алмасалар, Хәдичәтти гел кичереп (списать итеп) бара иде. М.Мәһдиев Кичереп килү Бик күп тапкырлар кичерү Кичереп тору Һәрвакыт кичерү |