КИЧЕРҮ I ф. 1) Берәр җирдән чыгарга ярдәм итү, нинди дә булса урыннан үткәрү (гадәттә үтүе кыен булган урыннардан, елга, диңгез һ.б.ш.). Димче диңгез кичерер. Мәкаль. Елга аша кичерү

2) Нинди дә булса бер чорны яисә үзең өчен истәлекле саналган гомер дәверен яшәп үткәрү. Дөрес, кыз алып тәмле көннәр кичергәндә, эштән бик вакытлы кайтып йөргән иде. Тик бу озакка бармады, бетте. Х.Сарьян. Шул ук намазлыкта бер уянып, бер калкып, ул төнне кичерде. Г.Исхакый // Нәрсәне дә булса баштан үткәрү, күрү (тормыш хәлләренә карата). Гөлбану бөтен бу газаплы эшләрне үз тәненнән, үз күңеленнән кичерде. Г.Ибраһимов. Бәхетле минутлар кичерү

3) Искә төшерү, уй-фикер аша үткәрү, хәтердә барлау. Бөтен утыз еллык каты тормышны башыннан кичереп, тик ялгыз – ул гына калды. Г.Ибраһимов. Кыска гына арада ниләр уйлап, ниләр кичерергә туры килмәде миңа. Әмма мәңге үзгәрми торган бер нәрсә калды: бу – кешенең яшьлеге, кешенең мәхәббәте! Ә.Еники. Аның әйткән сүзләренең мәгънәсен тагын бер мәртәбә күңелемнән кичердем. М.Юныс

4) Нинди дә булса бер рухи халәттә булып алу. Күрмичә яшәргә дә сабыры җитмәс кебек тоелган йөрәк ничә еллык аерылыш газабын, кайгы һәм борчу тулы ялгызлык елларын кичерде. К.Нәҗми. Кеше җыр тыңлаганда, кайгы-хәсрәтне дә ничектер менә татлырак итеп кичерә. Ә.Еники. Һай, күптән, бик күптән андый курку хисен кичергәне юк иде бит. Ф.Яхин

5) Нинди дә булса киеренке хәл эчендә булу, яшәү. Бөтен Россия хәзер шундый кискен сыйнфый көрәш чорын кичерә. Т.Гыйззәт. Баштан кичкәннәре дә – бер аңар гына килгән түгел, бөтен ил белән күргән, кичергән кыенлыклар. Р.Мөхәммәдиев

6) Һәртөрле тышкы тәэсирләрне җиңеп чыгу; шуңа түзү, чыдау. Эссене авыр кичерү. Салкынны җиңел кичерү

Кичерә бару Бер-бер артлы кичерү

Кичерә башлау Кичерергә тотыну. Ә инде бераздан егетнең гаепсезлеге раслангач, ул вөҗдан газаплары кичерә башлый. Ватаным Татарстан

Кичереп алу Әле, хәзерге вакытта кичерү. Күптән түгел генә корылык чоры да кичереп алды үзе. Безнең гәҗит

Кичереп бару Берәм-берәм кичерү. Халисә онытылган хатирәләренең яңадан уянуын күңеленнән кичереп бара иде. С.Рафиков

Кичереп калу Берәр нәрсә булганчы кичереп өлгерү. Ташу башланганчы, машиналарны елга аша кичереп калу

Кичереп килү Әллә кайчаннан бирле кичерү. Җитмәсә тагын, гомер-гомергә күрше булып, тату гына көн кичереп киләбез үзебез. Н.Яһудин

Кичереп кую Кичерү эшен алдан башкару. Юлчыны елганың теге ягына кичереп кую

Кичереп тору Даими яки регуляр рәвештә кичерү. Кыз таныш булмаган кешеләр каршында уңайсызлык кичереп тора иде. Р.Мөхәммәдиев. Туристларны елга аша кичереп тору

Кичереп яту сөйл. Кичерү хәлендә, процессында булу. Эшләгән кеше генә аңлый торган вакыйгаларны кичереп ятасыз. Татар заманы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә