КИЧЕРЕШ и. 1) Нәрсәнеңдер тәэсиреннән туган көчле хис-тойгылар һәм шуңа бәйләнешле рухи халәт. Кешенең камилләшкән тавышында аның рухи халәте, эмоцональ байлыгы, кичерешләр тирәнлеге һәм намусы да чагылыш таба. М.Нигъмәтҗанов. Һичбер сүзсез-нисез, ниндидер аңлашылмый торган юл белән алар бер-берсенең кичерешләрен аңлап, тоеп баралар. Г.Бәширов. Киленнәр сагынуы… Солдат сагынуы… Никадәр изге хисләр, пакь кичерешләр бу… М.Мәһдиев

2) Көенеч, сагыш. Хәсрәт-хәстәр ишле заманда кеше бер гамь, бер кичереш белән озак яши алмый, аңа бүтән мәшәкать, бүтән уй, бүтән кәеф килә. М.Кәрим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә