КИЧЕКТЕРҮ ф. 1) Нәрсәне дә булса билгеләнгән вакыттан соңгарак күчерү. Карт мирза гадәттә иртән сәгать җидедә эчә торган чәен бүген сөекле улы хөрмәтенә унга кичектерде. К.Тинчурин. Алтынбай гаҗәп бер кызулык белән эшкә тотынды, бер көн кичектерми, кар яуганчы, яңа хуҗалыгын аякка бастыру эшенә кереште. Г.Ибраһимов. Ул елны укуларны гадәттәгечә беренче сентябрьдә башламыйча, бер айга кичектерделәр. Г.Минский 2) Нинди дә булса процессның үтәлү, эшләнү яки тәмамлану вакытын сузу; тоткарлау Кичектерә төшү Азга гына кичектерү Кичектереп килү Күптәннән даими рәвештә кичектерү. Сүзгә Ильяс кушылды: – Килгәннән бирле ветлечебница төзүне әлегә гел кичектереп киләләр. М.Мәһдиев. Закирны өйләндергәндә бирелгән өч йөз сумның яртысы каладан бурычка алынган булган икән. Карт --- ничек тә хәзергәчә шуны түләми кичектереп килгән. Г.Ибраһимов. Мулла кешегә җәмәгатьсез тору шәригатькә хилаф бер нәрсә булса да, хәзрәт үзенә икенче юлдаш табуны һаман сузып, кичектереп килә. Р.Әмирхан Кичектереп тору Бераз вакытка кичектерү // Күп тапкыр кичектерү. Ләкин бу көч һәр секунд саен рәхимсез якынлашкан гомуми параличны кичектереп торырга мөмкинлек бирә иде. Г.Әпсәләмов. Көтеп алынган бәхетле мизгелне беразга гына булса да кичектереп торырга ниятли идем әле. Р.Мөхәммәдиев. Сәгыйть Казакстан якларына барып урнашкач та --- Һәдия анда күчеп китүне һаман кичектерә торды. М.Галиев |