КИЧЕ’КМИЧӘ рәв. Тоткарсыз, бер җирдә тоткарланмыйча яки тоткарламыйча, үз вакытында. Бизгәк һаман үз вакытыннан бер генә минутка да кичекмичә диярлек килә, килгән саен катырак калтырата иде. М.Әмир. [Кашшаф:] Ну, ярый алайса, Хөсәен абзый, барысын да шунда утырышта хәл итәрбез. Кичекмичә генә кил әле. Сәгать сигезгә. Р.Төхфәтуллин |