КИЧЕ’КМӘСТӘН рәв. Билгеләнгән вакыттан һич тә кичекмичә: хәзер үк, тиз арада, тоткарлыксыз. Кичекмәстән, хәзер үк эшкә тотынырга дигән нәтиҗәгә килде Гыйлемхан. Р.Мөхәммәдиев. Кичекмәстән икегә бүленеп, як-яктан һөҗүм итәргә кирәк иде. Ш.Рәкыйпов. – Авыруны хәзер үк хирургия бүлегенә күчерергә һәм кичекмәстән операция ясарга кирәк! – диде Мансур. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә