КИЧЕГҮ ф. 1) Кич якынлашу, кич җитү. Көн кичеккән саен, болар ашыктылар --- икенче кечерәк кибәнне дә шулай ук матур, түгәрәк куеп, очлап бетерделәр. Г.Ибраһимов

2) Тиешле вакыттан соңга калу. Сәгать унда ул инде резин перчаткалар кигән кулларын терсәктән бөккән, авызына маска бәйләткән килеш, бер минут кичекмичә, операция өстәле янына килеп басты. Г.Әпсәләмов. Без кичеккәнбез, хәерсезне! Хатын утырасы поезд ярты сәгать элек кенә узып та киткән. Г.Минский. Мөхәммәт кичегергә ярамаганын, кызның начар бер нәрсәгә тарыганын аңлады. Я.Зәнкиев

3) Тиешле сроктан артка калу, соңару. Төп нигезгә кайтып баш орырга гел кичегә адәм баласы. Г.Морат. Кичегеп килгән яз

Кичегеп бару Акрынлап кичегү. Кояш түбәнәеп, көн кичегеп бара. Мирас

Кичегеп йөрү Һәрвакыт кичегү, кичегеп килеп керү. Бу ни хәл? Ике елдан бирле бер генә көнне дә, бер генә минутка да эшкә кичегеп йөргәнем юк иде, ә бүген?! З.Бәшири



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә