КИЧӘГЕ’ЧӘ рәв. 1) Кичә булган шикелле, кичә булганча. Иртәнге аштан соң ротаны, нәкъ кичәгечә, өйрәнү занятияләренә алып чыктылар. М.Әмир. Кичәгечә, бәрәңге бакчасын үтеп, сөйләшмичә, көймәгә утырдылар. Х.Сарьян. – Нихәлең бар, Мәрьям әби? – диде ул, кичәгечә бөтен йөзе белән елмаеп. Ә.Гаффар 2) күч. Әүвәлгечә, элеккечә, борынгыча. Бүген кичәгечә яшәп булмый. Ватаным Татарстан |