КИЧӘГЕ с. 1) Кичә булган, булып үткән. Кичәге тузан берлә буялып беткән яфраклар бүген зөмрүд кеби ямь-яшел торалар. Г.Исхакый. --- Мунчадан кайтканда, өй тагын чибәрләнеп җыелган, сәкегә кичәгедән дә баерак, тәмлерәк, сыйлырак итеп чәй хәзерләнгән иде. Г.Ибраһимов. Мунчадан чыккач, кичәге тәртип белән диярлек, [кунак сыйлау] янә башланып китте. Ф.Хөсни

2) күч. Инде булып үткән, элеккеге, күп еллар элекке. Заман һәр көн башка заман, Казан һәр көн башка Казан, Ул кичәге Казан түгел, Үзгәрә бара һаман. Н.Исәнбәт. Былтыргыдан, кичәгедән бүген Янәшәрәк аңа гарасат. Х.Туфан. Кичәге купецлар – бүгенге толчокчылар, --- кичәге генераллар – бүгенге шарлатаннар, үзләрен «Рус Парижы» дип атыйлар. Г.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә