КИЧӘ II и. 1) Тәүлекнең кояш баеганнан соңгы өлеше, кич, ахшам. Шау-шулы көн үтеп, аның артыннан язның соң көннәрендә генә була торган йомшак, рәхәт һәм тын кичә килә. Г.Ибраһимов. Октябрь ае. Кичә салкын һәм җил иде. Ш.Камал

2) Гадәттә, кичен, төнен уздырыла торган тантаналы мәҗлес яисә бәйрәм. Сәхнә тарафыннан кичәне алып баручының көр тавышы яңгырады: – Бүгенге кичәнең олы кунагы – шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаевны чакырабыз сәхнәгә. Р.Мөхәммәдиев. Яңа ел кичәсен Лези белән үткәреп булмасмы дигән хыялым да бар иде, тик насыйп булмады. А.Тимергалин

3) Электә: яшьләрнең нәрсәгә дә булса багышланган кичке уен-көлкеле мәҗлесе. Безнең авылның сугыштан соңгы беренче кияве шәл бәйләү кичәсендә әнә шундый номер күрсәтте. М.Мәһдиев. Концерт беткәч, Яркәм абыйлар яшьләр кичәсе башлап җибәрделәр, апалар кичәдә калды, мин кайтып киттем. Х.Сарьян

4) Нәрсәгә дә булса багышланган кичке җәмәгать җыелышы. Партия һәм совет җитәкчеләре катнашында үткәрелгән кичә гадәттәгечә җай гына агып бара. Р.Мостафин. Атналыкның соңгы кичәсеннән Әстерханга кайтып барабыз. Кем белгән соң аны… Бу кичәдә Шундый тирән эзләр каласын… Х.Туфан

5) иск. Төн, тәүлекнең дөм караңгы вакыты. Ярканат – кичә кошы. Әйтем. Шагыйрь күңел күтәренкелеге, тирән ышаныч, пафос, матур, җиңел тел белән бу кичәне [«Кадер кич»] бер монументаль картина итеп сурәтли. Н.Исмәгыйлев. Гүя күк белән диңгез беренче сөю сәгатьләрен кичерәләр, --- тын кичәдә бер-беренә ташланалар, кушылалар. Г.Ибраһимов

6) дини Үлгән кешене искә алу көне. Мәрхүмнең җиде кичәсен уздыру. Кырык кичәсе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә