КИЧӘ I рәв. 1) Үткән көнне, бу көннән элек булган көндә. Ишеттем мин кичә: берәү җырлый Чын безнеңчә матур, милли көй. Г.Тукай. Кичә шәһәрдән бер әллә нинди китап алып кайттым. Г.Исхакый. Күрше кызы Хәдичә, --- Озак йөреп бакчада, Кичегеп кайтты кичә. М.Җәлил

2) Бик күптәнге булмаган вакытка караган. Кичә булса хат ташучы, Иртәгә мин – инженер!.. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә