КИЧ и. 1. 1) Тәүлекнең көн белән төн арасындагы бер мәле, караңгы төшә башлаган вакыт. Кич якынлашуга карамастан, ябык ындыр эчендәге сугу машинасының туктарга исәбе юк әле. Г.Әпсәләмов 2) иск. Кояш баеп, көн туганчы үткән вакыт; төн. Кич... Җиделе лампа яна. Масра килене шәл бәйли. Дүрт кич бәйләсә – шәл уртасы. Һәр кич саен – бер чите... Тугызынчы кич – шәлнең читләрен уртага тегү. М.Мәһдиев 3) күч. Нәрсәнең дә булса соңы, ахыры. Игелекле эшнең киче юк. Мәкаль 4) күч. поэт. Караңгылык, кайгы-хәсрәтле билгесезлек. Качан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарың? Качан китәр кичең, килер нәһарың? Г.Тукай 2. рәв. мәгъ. 1) Кичен, кич булгач, кичке вакытта. Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас. Мәкаль. Без дә ул көнне кич, докладтан соң, үзебезнең клубта концерт куйдык. Х.Сарьян 2) Гадәттәгедән кичегеп, соң ◊ Кичкә калу Соңлау, соңга калу. Кичкә калыну к. кичкә калу. [Фазылҗан абзый:] Районга эш белән килгән идем дә, кичкә калынды. Р.Төхфәтуллин. Кичкә каршы Кич якынлашып килгәндә. – Кичкә каршы юлга чыкмыйлар... Бергә утырып чәй дә эчмәдек бит әле, ашыкма, Гәрәй агай, – диде Мирсәет. Р.Мөхәммәдиев. Кичкә керү Кич булу. Кичкә керсәң, тәрәзә тирәсендә гел кыштыр-кыштыр егетләр кайнаша. Г.Бәширов. Кич утыру этн. 1) Аулак йортка берәр төрле кул эше эшләп, күңел ачып утыру өчен җыелу. Әти солдатта чакта, кышкы озын төннәрдә безнең өйдә кызлар җыелып кич утыра торган иде. М.Әмир. Кыр эшләре бераз җиңеләя башлау белән, кызлар, кич утырып, оекбашлар, бияләйләр бәйләргә тотындылар. Г.Бәширов; 2) Кичләрен гаиләләр белән бергә җыелып, әңгәмә алып бару, сөхбәтләшү |