КИТҮ II ф. 1) Нәрсәнең дә булса бер кырыен, почмагын, читен яки очын кыеп алу. Әнә ул [әни], бозны ике як читләп өч-дүрт адым чамасы кискәч, атка каршы читеннән аны балта түтәсе белән сугып, китеп-китеп төшерә башлады. М.Әмир. Капка төбендә шырпы кабыннан китеп алынган чыра белән теш каезлап торган бу ир уртасы кешене Гыйлемхан танымады. Р.Мөхәммәдиев 2) күч. Кәефне җибәрү, күңелне төшерү. «Иске йортлар юк» дигән уй [Рушания] күңеленең бер кырыен китте. З.Кадыйрова. Ләкин шулай да күп читләрен китеп-китеп алды. Р.Мөхәммәдиев. Булачак киленне күргәч тә ошаттым. --- Тик кодалар гына бераз күңелне китте. Саранга охшыйлар. М.Кәрим. [Хатын:] Тик бер нәрсә күңелне китә: бүгенге көнгә кадәр аннан [ирдән] калган бурычларны түлим. Сөембикә Китеп алу Тиз генә яки бер өлешен генә китү. [Бала] Бик җылый башласа, --- Шуннан [шикәрне] китеп алып, ипи белән имезлек чәйнәп каптырыгыз. Ф.Хөсни Китеп тору Даими рәвештә, һаман китү |