КИТҮ I ф. 1. 1) Кемнең яки нәрсәнеңдер яныннан читкә юнәлү, кузгалу (җәяү яки берәр төрле транспортта). Әнисе аларны көтеп тормаган, киткән, лапас янындагы кече капкага җитеп бара иде. Х.Сарьян. [Мостафа:] – Я, нихәл, киттекме? – дип сорау бирде. – Киттек, – дидем мин. Г.Кутуй. Габдулла Җаек каласына киткәч, берничә елдан соң мин дә Бакуга нефть промыселларына эшләргә киттем. Тукай турында замандашлары

2) Юнәлү, юнәлеш алу, бару. Без тагын үз юлыбыз белән киттек. Ф.Әмирхан. Болын аша киткән сукмак

3) Даими торган җиреннән башка урынга юнәлү. Аккош китә гаң итеп, Исәнләшеп, моң итеп. М.Укмасый. Көзнең шушы кошлар җылы якка киткән, яфраклар коелган көннәрендә карт шулай боегып ала иде. Г.Бәширов. Кем уйлаган көзен киткән аккош Язын инде кире кайтмас диеп. Г.Мөхәммәтшин // Калдыру, ташлау. Ул [Гаяз Исхакый] киткәндә илдән күпләр киткән – Урыс-яһүд киткән меңәрләп. Ә татарлар кырда иген иккән... Татар китсә, киткән... берәмләп. Л.Лерон

4) Бату, төпкә төшү. [Тишелгән] кораб һаман батуында дәвам итә, әкренләп кенә су төбенә китә. А.Алиш. Аз гына җил чыгып, көймәне як-якка чайкалдыра башласа, аның тәннәре калтырана, су төбенә китеп, балык карынына эләгү куркуы аның йөзенә ачык укырлык дәрәҗәдә чыга иде. Г.Ибраһимов

5) Нәрсәнең дә булса агып яки саркып чыгуы. Терекөмеш исә буаны тишкән, хәзер аннан су китә. Борыннан кан китү. Күздән яшь китү

6) Нәрсәнең дә булса зарарлы тәэсире, йогынтысы. Эчке кан китүләрне кешенең тышкы кыяфәтеннән белеп була. Биология. Шеш мигә киткән. Тын юлына сөяк китү

7) Билгеле бер физик торыш хәленнән хәрәкәткә килү, кузгалу. Тик һаваны икегә ярып, колагыбызга шомлы бер аваз килеп керде. Димәк, иртәгә боз да китәчәк. Х.Сарьян. Бозлар китеп, елга өсте аз-маз арчылу белән, бай Стахеевлар --- пароходларын елгага төшерергә ашыктылар. А.Расих. Яз килер, карлар эрер, бозлар китәрләр. Тау битләре ачылыр… Һ.Такташ

8) Саегу, сайга әйләнү, күләме кимү (елга, күл, кар һ.б. тур.). Агыйделкәй киткән, суы кипкән. Җыр. Бишендә Хозыр Ильяс камчы селти, ягъни кар көн-төн китә. Сынамыш

9) Каян да булса башлану, арырак сузылу. Авылның аргы ягында әллә нинди яланнар китә. Г.Ибраһимов. Чокыр буйлап киткән тар сукмак белән --- берничә ел элек киселгән чаукалыкка барып чыктылар. А.Таһиров. Аннары тагын җиргә сеңеп барган вак-вак агач йортлар китә. Г.Әпсәләмов

10) Башлану, интенсив рәвештә дәвам итү. Башланды чистарыну, төзәтенү, --- чаршау, чыбылдык, күлмәкләр тегү, китте тазарыну-юыну, киенү-ясану. Г.Бәширов. Сәлимнең нәкъ каршысына сибелделәр болар. Китте үртәү, китте котырту. Ф.Хөсни. Клуб артына чыгып, китте сугыш, китте сугыш... Хәтерлисеңдер инде, иштек сезнең буынны ул көнне! М.Галиев

11) Үтәлүнең, эшләнүнең вакыты дәвамлы булу, сузылу (дәвамлы эш-хәл, күренешләр тур.). Безнең болай утырулар Китсен гомер буена. Җыр. Синсез үтә, тиңсез үтә Иртәләрем-кичләрем... Айга китсә, елга китсә, күпкә китсә нишләрем. Х.Туфан. Редакциядә эшли башлавыма өченче ай китте дигәндә, бүлек мөдире белән редактор чакырып алдылар. Б.Камалов

12) Булып узу, булу, үткән фактка әйләнү (төрле хәлләр, вакыйгалар, табигать күренешләре һ.б.ш. тур.). Гыйлем мөселманда, байлык мөселманда иде... Ул заманнар китте. С.Шәкүров. Ай арасында явымнар китә

13) Берәр максат өчен тотылу, файдалануда булу. Без кисә торган утынның күбесе хәрби паровозларны йөртергә китә. Г.Гобәй. Шунда киткән кыйммәтле ташларны --- Болакны матурлауга тотса, шәһәрдә һава яхшырыр иде. Казан утлары

14) Сарыф ителү, тотылу, түгелү. Тик ул һаман шуңа гаҗәпсенә: «Тапкан малым кая китә?» – ди. М.Гафури. Керосин күп китә дип, дәресләрен сыйныфларда хәзерләргә казый рөхсәт итми. К.Тинчурин. Бу айда акча күп китте

15) Бер хәлдән икенче хәлгә күчү, алмашыну, торыш үзгәрү. Кызның төсе киткән, сулышын көчкә-көчкә генә ала иде. Ә.Шәмин

16) Берәр эшчәнлекне ташлап, башка гамәлгә күчү. «Илдус быел солдатка китсә, какрас черегән өйгә генә кайтып керә икән», дип уйлады Локман. Х.Сарьян. Ләкин бүгенге хәлләрдән соң эштән китү бөтенләй тормышка ашмас бер нәрсәгә әйләнде. Идел. Шаһгалиев заготзернога җирне үзе юллап алды, ләкин бүлә башлаганчы пенсиягә китте. Казан утлары

17) Нинди дә булса хәлнең-халәтнең алмашынуы, онытылуы. Китәр баштан кайгылар да, Әкрен-әкрен ага-ага. Г.Тукай. Ә Халидә апа күз алдымнан китми дә китми. В.Нуруллин

18) Ялгышлык, хата җибәрелү, шуңа юл куелу. Ләкин... ялган сукмактан киткән хак юлга керерме соң?! Ә.Рәшит. Инша язганда хата китү

19) Кимү, азаю, бетү. Көчем бар дип уйлама, Көчең китәр көн булыр. Янган тәмуг өстеннән Сыйрат үтәр көн булыр. Дастан. Картайгач, йөрәкнең хәле китү

20) Бетү, юкка чыгу, юк булу. Кул ярасы китәр, тел ярасы китмәс. Мәкаль. Китте хәсрәт, әләмнәр, Иркенләнде каләмнәр... Г.Тукай. --- Хәмидә менә хәзер килеп чыкса, бөтен очрашуның яме китәр төсле тоелды аңа. Х.Сарьян. Алар әүвәлдә бик матур булганнар да, чукынгач, йөзләреннән иман нуры китеп, зәңгәрсу акланып калганнар. Ф.Әмирхан

21) сөйл. Вафат булу, үлү, дөнья белән хушлашу. Китте инде дөньядан бу милләтнең чын шагыйре. Татар шигърияте: XX гасыр башы. «Без китәрбез, сез каласыз!» – дип җырлармын, Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә. Г.Тукай. Фәтхулла агай шәкертнең кулларын төзәтеп гәүдәсе буенча сузып куйды. – Мескен, китәсең, ахры, – диде. Ш.Камал

22) Традициягә әверелү, гадәткә керү. Ул чакта солдатлар арасында мыек йөртү киткән иде. Г.Әпсәләмов

23) сөйл. Модага керү, киң таралу. Хәзер киң итәкләр киеп йөрү китте

24) Еш, системалы рәвештә кабатланудан ихтыяҗга әверелү. Менә синең дә шулай уянгач аунап ятуың гадәт булып китмәсен. А.Әхмәт

25) сөйл. Юнәлеш килешендәге кайбер исемнәр белән килеп, шул исемнән аңлашылган берәр хәлгә күчүне аңлата. Кулыңдагы биш бармагыңны гына кара син, бишесе биш төрле: берсе кәрлә имәндәй кыска ..., икенчесе сылу нараттай буйга киткән... Г.Минский. Эш судка киткән. И.Гази. Фёдоров, соң гына йокыга китсә дә, ул көнне иртә уянды. А.Расих. Мин төрле тавышларны тыңлап ята торгач йокыга киткәнмен. М.Гафури

26) Кемнең дә булса мәсләген, юнәлешен, кәсебен һ.б.ны дәвам иттерүе. – Ну вот, бик әйбәт булган! – дип, Шагалиев хуплап куйды. – Балта эшенә китүең ярый: ни әйтсәң дә, әткәң һөнәре бит! Х.Сарьян. – Менә нәрсә, энекәш, – диде кызыл чәчле хатын, --- комсомолга кергәч, әтиең юлыннан китмәссеңме соң син? М.Мәһдиев

27) сөйл. Ычкыну. Кулдан хакимлек китү

28) сөйл. Кеше ихтыярыннан тыш башкарыла торган юнәлеш алу (эшләнәсе, башкарыласы эш-хәл һ.б.). Шулай да бүген әллә һаваның кинәт ачылып корыга китүеннән, әллә инде энесе кайту шатлыгыннан [Таһир] иртәдән үк кәефләнеп аягына басты. Х.Сарьян. Эшләр хутка китте. Авыруның хәле уңайга китте

29) Таралу, күпләргә мәгълүм булу. Ата даны белән кыз китә, баса даны белән сүс китә. Мәкаль. Нефтьчеләрнең даны еракка китте

30) Югалу, юкка чыгу, бетү. Табигатьтән китсә китсен язлар, Тик син китмә минем күңелемнән. Г.Мөхәммәтшин. «И каләм!» шигырендә Тукай болай язды: «И каләм! Китсен газап, ит син безне шат». М.Зәкиев. Яуса карлар, туңса бозлар, Яз җитәр бер, боз китәр... Ш.Бабич. --- Әрем катыш арыш исе Китми бәгырьләреңнән. Мәдәни җомга

31) Яшәүгә билгеләнгән вакытның кимүгә, тәмамлануга таба баруы, узу. Һай, гомерләр үтте китте, кайда китте ул заман?.. Г.Тукай

32) Бозылу, чуалу, таркалу. Бу җыр Шәяхмәтнең йөрәк бәгырьләрен телгәләде. Шул уңай белән гаиләдә рәт китте. М.Мәһдиев. Гаяз әле Халидә белән очрашырга әзер түгел, Халидә менә хәзер килеп чыкса, бөтен очрашуның яме китәр төсле тоелды аңа. Х.Сарьян

2. кит ы. функ. 1) Гаҗәпләнүне, шикләнүне, ышанмауны белдерү өчен кулланыла. [Шакир:] – Әллә врачка кирәктеме [духи]? Кирәкте шул. Справканың срогын озайтмый ату. – Кит?! Нәрсә ди? Г.Минский

2) Юк, кирәк түгел. [Хәлифә:] Кит, кит, укыйммы соң, фалнамә кадәр фалнамәне синнән мыскыл иттереп торыр хәлем юк. Р.Ишморат. Гариф Хәмидәнең елаганын күреп: – Әллә елап йөри инде?.. Кит, юкка елама!.. Тапкан елар нәрсә! – диде. М.Гафури

3. ярд. ф. функ. 1) Хәл фигыльләрнең -ып (-еп), -п формасы белән бәйләнештә килеп, аларның төп мәгънәсенә түбәндәге төсмерләр өсти: 1) юнәлешле яки нәтиҗәле хәрәкәт төсмере (башлыча хәрәкәтне белдерә торган фигыльләр белән). Ул иртә үк торып, эш булмас микән дип чыгып китте. М.Гафури. Пароход инде кузгалып киткән, баягыдай кыегая төшеп, борылып маташа иде. Х.Сарьян. Торып китү. Селкенеп китү. Узып китү

2) Үзеннән алдагы хәл фигыльдән аңлашылган сыйфатка күчү, шул сыйфатка ия булуны белдерә. Әминә шунда ук, дәртләнеп китеп, Шәрәфкә хат язарга утырды. Г.Минский. Кифая әбинең таш баскандай кысылган күкрәге җибәреп, иркенәеп китте. Х.Сарьян. Һәм кинәт яшәреп киткәндәй булды Гыйльмениса. Ф.Хөсни

3) Төп фигыльдән аңлашылган эшкә дәвамлылык төсмере өсти. Аста, як-якта, ярга терәп салынган кара мунчалар тезелеп киткән. Г.Гобәй

4) Эш-хәлнең тиз һәм интенсив башкарылуын аңлата. Су өсте күз нурын алырдай булып, ялтырап, яктырып китте. Х.Сарьян. Күпме йоклаганмындыр, кинәт уянып киттем. Казан утлары

5) Булып ярдәмче фигыле белән килеп, эш-хәлнең дәвамлы төс алуын белдерә. Ләкин көн дә шулай булып китсә, айлар буена шулай барса, мещан марҗалары синең мактануыңа эчтән кызганып, бичара дип карый башлаячаклар. Г.Ибраһимов. Ә инде шундый әңгәмәләр рухында тәрбияләнгән Галимәнең, һичшиксез, «Теләнче кызы»ндагы Сәгадәт кебек милләт хадимәсе булып китүенә шик юк. XX йөз башы татар прозасы. Берәүләр өчен дәвәт эш коралы, язу өчен кирәкле әйбер булса, икенчеләр өчен купшылык билгесе булып киткән. Р.Әхмәтьянов

6) шарт. ф. форм. -а/-ый формалы хәл фигыль янында килеп, шул фигыльдән аңлашылган эш-хәлне дәвам иттерү мәгънәсен бирә. Исәпли китсәң, бар да бер ноктага килеп җыела икән. Казан утлары

Кит аннан 1) Чынлапмы, шулаймы, дөресме (ис китү, хәйран калу, гаҗәпләнүне белдерә). Кит аннан! Шулай ук дип әйттеләрме, кодагый! Мирас; 2) Булмас, кирәк түгел (кискен рәвештә инкяр итүне, кире кагуны белдерә)

Китә башлау Китәргә керешү (тотыну). Китә башлады бездән инде кошлар; Алар бездән ерак җирләрдә кышлар. Г.Тукай

Китеп бару Кинәт кенә китү. Заготзернодан Уфага район үзәге аша көн саен автобус йөреп тора: кичтән килеп куна да иртән сәгать җидедә китеп бара иде. Х.Сарьян. Урамнан узучылар күрсә, гаҗәпсенеп, бертын карап торалар да, хәйран калудан тел шартлатып, үз юлларыннан китеп баралар. Р.Мөхәммәдиев. Гаяз Исхакый 1908 елның җәендә сөргеннән кача. Башта Петербургка килә, ә аннан Төркиягә китеп бара. М.Хәсәнов

Китеп калу Берәр нәрсә булганчы китү

Китеп йөрү Берәр төрле максат белән озак вакытка кая да булса барып кайту. Еракларга китеп йөрим дә мин, Сагынып кайтам туган җиремне. Ш.Маннур

Китеп тору Даими, регуляр рәвештә китү; беразга китү, билгеле бер вакытка китү. – Хәзер! – дим мин, беркая да китми торырга кушкандай итеп, алар янына чыгам. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә